Чаллының "Нур-Ихлас" мәчетендә башкарылган эшләр хакында сөйләштеләр

26 февраль 2014 ел 16:48
Чаллының "Нур-Ихлас" мәчетендә башкарылган эшләр хакында сөйләштеләр

Чаллы шәһәренең “Нур-Ихлас” мәчетендә 23 февраль көненә бәйләп җыелыш уздыру  традициягә керде. Анда мәчетләрнең узган елгы эшчәнлеге   белән танышалар,  хисаплар тыңлана,  бәя бирелә, алдагы вакытка бурычлар билгеләнә. Бер уңайдан бу көнне мәчет картларын Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хөрмәтләү дә  була.  

   Быелгы җыелыш 25 февральдә уздырылды. Мәчет имам-хатыйбы Әлфәс хәзрәт мәчет әһелләрен 2013 елда башкарылган эшләр, алда торган бурычлар белән таныштырды. Әлфәс хәзрәт әйтүенчә, мәчеттә бүгенге көндә уку-укыту эшләре уңышлы бара. Җәмгысе 13 мөгаллим дәресләр бирә. Дин гыйлеме алуга 300 дән артык кеше җәлеп ителгән. Тик, кызганыч, ир-егетләр укуга авыррак тартыла. Әлфәс хәзрәт шулай ук мәчет имамнарының, картларының халык тарафыннан Коръән уку мәҗлесләренә елдан-ел күбрәк чакырылуын билгеләде. Шулай ук дини мәҗлесләрдән мәчет файдасына алып кайтыла торган  садака күләме дә арта бара. Шундый бер факт: ошбу сәдака мәчетнең еллык  коммуналь чыгымнарын түләргә җитә.

   2013 ел дәвамында “Нур-Ихлас” мәчетендә төзелеш эшләре дә шактый зур күләмдә башкарылган. Гөмбәз тыштан һәм эчтән ремонтланган, намаз залы идәне яңартылган, аңа җылылык уздырылган. Мәчет бинасы тышкы яктан агартылган. Алдагы бурычлар: мәчет территориясендә мәдрәсә, хәләл кафе, кибет биналары төзи башлау, җылылык системасын тагын да яхшыртып көйләү һ.б.

   Әлфәс хәзрәт мәчет әһелләрен борчыган, кызыксындырган сорауларга да җаваплар бирде, дип хәбәр итәләр Чаллы мөхтәсибәтеннән. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана