Бүген "Хузур" нәшрият йорты Казанның үзәк мәчетләрендә имам Әбү Хәнифәгә багышланган татар һәм рус телләрендәге аудиокитапны бушка таратуны оештырды. Мәчеткә җомга намазына килүчеләрнең һәркайсына китаплар бүләк ителде.
Ике телдә әзерләнгән аудиокитапларны 20 февральдә мөфти Камил хәзрәт Кол Шәриф мәчетендә журналистлар белән очрашуда тәкъдим иткән иде.