Казан абыстайлары җыены үткәрелде

14 февраль 2014 ел 09:35
Казан абыстайлары җыены үткәрелде

Бүген Казандагы "Ярдәм” мәчетендә мөселман хатын-кызларының корылтаена әзерлек кысаларында, абыстайлар җыены үткәрелде. Аны "Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе Әлмира апа Әдиатуллина  оештырды. 

Әлеге җыенда Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, күп китаплар авторы Рәшидә абыстай Исхакый, Күрмәүчеләрне укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова һәм башкалабыз мәчетләрендә, мәдрәсәләрдә дини белем бирүче абыстайлар, остабикәләр катнашты. 

Бу мәҗлестә гаилә, ата-аналар, балалар хәле турында сөйләшү булды. "Нәселебезне, шәҗәрәләребезне беләбезме, васыятьнамәләребезне калдыра алабызмы?”-дип мөрәҗәгать итте Әлмира апа гүзәл затларга. 

Аннары ул сүзне  "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәткә бирде. Илдар хәзрәт Баязитов залдагы хатын-кызларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм үз исеменнән бу вакыйга – җыен уңаеннан котлады. "Бу мәҗлес – минем өчен шатлыклы вакыйга. "Ярдәм” мәчетендә нинди генә куанычлы хәл булмасын, безгә ул, Аллаһы боерса, савап булып язылыр. Сез барыгыз да төрле мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә ислам нигезләрен укытасыз, яшьләребезне әдәп-әхлакка өйрәтәсез. Без дә динебезне күтәрергә, үстерергә тырышырбыз”,-диде Илдар хәзрәт һәм сүзне мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батырга бирде. 

Рөстәм хәзрәт: "Әгәр сезнең кебек тырышлык куючы кешеләр булмаса, халкыбызда ислам дине сакланып калмаган булыр иде. Шуның өчен сезгә олуг рәхмәтләребезне белдерәбез”,-диде ак яулыклы апаларга. Аннары сүзен дәвам итте: "Ир кеше атна саен җомга намазына барырга тиеш. Бу – алар өчен фарыз гамәл. Ә хатын-кызларга намазны өйләрендә генә укысалар да була. Аларга ирен мәчеткә озатып җибәрү һәм каршы алу мәслихәт. Соңгы вакытларда хатын-кызларның хиҗаб – яулык кию мәсьәләсе калыкты. Әмма, ни кызганыч, бүген татарлар арасында да яулыкка каршы чыгучылар бар. Кайберәүләр хәтта элек татарлар яулык бөркәнмәгән дип расламакчы була. Янәсе, чит илләрдән килгән яман гадәт бу. Юк, чит илләрдән килгән яман гадәт түгел бу. Яшь татар кызларының әхлагы саклансын, тормышлары матур булсын дигән максаттан чыгып киелгән яулык ул! Әле беркөнне бер югары уку йортында яулык киеп намаз укыган бер кызга карата тискәре караш килеп чыгып, безгә ул низагны бетерү насыйп булды. Мөфти хәзрәтебез кызларның яулыгы, өс киеме уңаеннан Татарстан мәгариф министры белән очрашты һәм ул уңай хәл ителде. Закон нигезендә безнең хокукларыбыз бар, җезнең дини үз гореф-гадәтләребезне алып барырга да хокукларыбыз бар. Кайберәүләрнең тискәре фикеренә карамастан, без үз хокукларыбызны белергә һәм гореф-гадәтләребез буенча яшәргә тиеш”,-диде.   Әгәр яулык бөркәнгән кызларга тискәре караш була икән, моның өчен Диния нәзарәте вәкилләренә, яисә якындагы мәчет әһелләренә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртте. 

 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана