15 октябрьдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте инвалид ятимнәрне тернәкләндерү приютын булдыру максатыннан марафон уздыра. Һәркем әлеге изге эшкә үз өлешен кертә ала. Моның өчен 7715 номерына “Закят” сүзен смс-хәбәр итеп җибәрү дә җитә. 1 смс-хәбәр бәясе 50 сум (төгәл сумма операторга бәйле). Әгәр дә күбрәк хәер бирергә теләсәгез, “Закят” сүзеннән соң буш урын (пробел) калдырырга һәм сумманы язарга кирәк.
Марафон барышы хакында мәгълүматлар 15 октябрь көнне “Яңа гасыр” каналыннан җиткерелеп торачак. Шулай ук марафон турында dumrt.ru һәм zakyatrt.ru сайтларыннан укырга мөмкин.
Ятим инвалидларны тернәкләндерү приютын ачуга хәйрия ярдәмен банк аша да күрсәтергә мөмкин. “Зәкят” хәйрия фонды реквизитлары:
Наименование сбора “САДАКА”
Благотворительный Фонд “Закят”
ИНН/КПП 1655068682/165501001
ОГРН 1091600003153 ОКПО 63107012
р/с № 40703810362190000764
(Советское отделение № 6669/015 СБ РФ г. Казани)
ОСБ БАНК ТАТАРСТАН № 8610 г.Казани
к/с: 30101810600000000603 БИК: 049205603
Юридический адрес:
420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д6
Белешмәләр өчен телефон: (843) 225-33-22