Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Корбан бәйрәме уңаеннан мөхтәсибләр җыелышы уздырылды. Җыелыш Коръән аятьләре укудан, дога кылудан башланды. Чара мөхтәсибләргә, олуг бәйрәмгә кадәр очрашып, Корбанга һәм мәчетләргә, көнкүреш мәсьәләләренә кагылышлы мәгълүматларны җиткерү максатыннан уздырылды.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт мөхтәсибләрне якынлашып килүче Корбан бәйрәме белән котлады һәм кайбер чаралар белән таныштырып үтте.
“Барыгызны да Корбан бәйрәме белән котлыйм. Корбан бәйрәме мөбәрәк булсын! Быел Казанның барлык мәчетләрендә бәйрәм вәгазе сәгать 7 сәгать 20 минутта, гает- намаз - 7 сәгать 50 минутта башлана. Хөтбә намаздан соң укыла. Корбан чалулар намаздан соң булырга тиеш. Тагын шундый хәбәр җиткерәсебез килә – нәзарәт ятим гарип балалар өчен йорт булдырырга ниятләде. Безгә Биектаудан бер бина бирделәр. Хәзер аңар ремонт ясарга тиешбез. Төзекләндерүгә 6 миллион сум акча кирәк булачак. Бу изге эштә һәркем катнаша ала. 7715 номерына “Закят” сүзен смс-хәбәр итеп җибәрү дә җитә. 1 смс-хәбәр бәясе 50 сум, күбрәк хәер бирергә теләгәннәргә “Закят” сүзеннән соң буш урын (пробел) калдырырга һәм сумманы язарга. Нәзарәтнең беренче проекты ул, сукырлар өчен үзәкне эшләтү иде, хәзер менә гарип ятим балалар өчен бер махсус йорт ачу икенче проект булып тора”, - диде ул һәм аннары мөхтәсибәт тарафыннан әзерләнгән бүләкләр белән таныштырды.
“Аллага шөкер, “ Шура” альманахының икенче саны чыкты. Анда 13 вәгазь, хәнәфи мәзхәбенә кагылышлы язмалар, сорау-җаваплар, динебез тарихына кагылышлы мәкаләләр бастырылган. Журнал Татарстандагы һәр имам өчен дип әзерләнде”, - диде. Журнал авыл имамнарына таратыр өчен һәр район мөхтәсибенә тапшырылды.
Мөфти шулай ук тагын бер китап чыгуы хакында хәбәр җиткерде: “ Нәзарәт тарафыннан уздырылучы “Мәрҗани елы” уңаеннан Шиһабетдин Мәрҗанинең җәйге вакытта ястү намазын укуга багышланган китабын иске басмадын җыеп бастырдык. Киләсе атнага ул тулысынча нәшер ителеп бетәчәк”.
Камил хәзрәт Сәмигуллин җыелышта “Хәләл” стандартлар комитеты Марат Низамовны дини эшчәнлек алып баруда, хәләл брендын киң җәмәгатьчелеккә танытуда зур тырышлык куйганы өчен нәзарәтнең “Халкыбызга хезмәте өчен” медале белән бүләкләде.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/10144