Буа мәдрәсәсендә кичке укулар башланды

08 октябрь 2013 ел 15:02
Буа мәдрәсәсендә кичке укулар башланды

Буа мәдрәсәсендә кичке бүлектә укулар башланды. Кичке бүлектә уку башлану уңаеннан уздырылган тантаналы чарада район имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйбуллов, мәдрәсә җитәкчесе Рәшид Маликов, казыйлар Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов һәм Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, мәдрәсә мөгаллимнәре, кичке бүлеккә укырга җыелучылар катнашты.

Диния нәзарәте вәкиле буларак Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин шәкертләрне Татарстан мөфтие исеменнән сәламләде һәм укуларында уңышлар теләде. Ул үзенең чыгышында гыйлем туплау мөһимлеген һәм  халкыбызның милли  гореф-гадәтләре Коръәнгә һәм сөннәткә нигезләнгән булуы хакында әйтте. Моны аңлар өчен динне өйрүнү кирәклегенә игътибар юнәлтте.

Шулай ук кичәдә тумышы белән Буа төбәгеннән булган Мәхмүт хәзрәт вәгазь сөйләде.

Бүгенге көндә Буа мәдрәсәсенең кичке бүлегенә күрше районнардан да килеп укыйлар.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана