12 октябрьдә Казанның Кабан арты мәчетендә мәхәллә кешеләре көче белән төзекләндерелгән социаль ашханә кабат эшли башлый. Ашханәне ачу уңаеннан биредә мәрхүм дин әһелләре рухына багышланган мәҗлес үткәреләчәк.
15-18 окбярь көннәрендә ашханәдә 3000нән артык мохтаҗны тукландырыhга әзерләнәләр. Корбан итләре Казанның Идел буе һәм Вахитов районы өлкәннәренә, инвалидларына таратылачак.
Мәчетнең җәмәгать туклануы урыны кереме ярдәмгә мохтаҗларны, инвалидларны, ятим балаларны, ялгыз өлкән кешеләрне, юлчыларны, шәкертләрне түләүсез ашатуга тотыла.