Корбан бәйрәме якынлаша

06 октябрь 2013 ел 22:00
Корбан бәйрәме якынлаша

Быел Корбан бәйрәме 15 октябрьгә туры килә. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәтнең Голәмәләр шурасы тәкъдиме буенча бәйрәм вәгазен һәм намазын уку вакытын раслады. Казанның барлык мәчетләрендә бәйрәм вәгазе сәгать 7 сәгать 20 минутта, намаз - 7 сәгать 50 минутта башлана.

Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң башкарыла. Корбанлык ите өч өлешкә - корбан салучының үз гаиләсенә, туганнарына һәм мохтаҗларга бүленә.  Кемнәр корбан чалырга тиешле, бу хакта биредән укырга мөмкин - http://dumrt.ru/tt/node/10080 .

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана