Башлангыч дини белем бирүче мөгаллимнәр киләчәккә ниятләрен барлады

26 сентябрь 2013 ел 16:11
Башлангыч дини белем бирүче мөгаллимнәр киләчәккә ниятләрен барлады

Бүген республика мәчетләрендә башлангыч белем бирүче мөгаллимнәр Казанга җыелды. “Казан” милли-мәдәни үзәгендә мәчетләр каршында оештырылган  курслар мөгаллимнәре киңәшмәсе уздырылды. Киңәшмә дини мәгариф өлкәсенең беренче  бусагасы саналучы дини башлангыч белем бирүгә кагылышлы проблемалар, яңалыклар, уку әсбаплары, программалар турында фикер алышу, алга таба ният-максатларны барлау өчен оештырылды.

Чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров, мәчет имамнары, 300 дән артык мөгаллим катнашты.  Киңәшмәне мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып барды.

Җыелышта мәдрәсә мөгаллимнәре башлангыч дини гыйлем таратучы хезмәттәшләренә сабак бирү үзенчәлекләре, нинди китапларны дәреслек итеп куллану отышлырак булуы хакында һәм башка укытуга кагылышлы киңәшләрен бирделәр. Шулай ук авылларда күп еллар дәвамында сабак бирүчеләр үзләре дә күпьеллык тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм кызыксындырган сорауларын нәзарәт вәкилләренә юлладылар.

Рөстәм хәзрәт Батыр мөгаллимнәргә Татарстанда дини мәгариф өлкәсе үсеше юллары хакында сөйләде. Ул үзенең чыгышында мәчетләр каршында укытулар оештыруның мөһим эш булуын ассызыклады һәм мөгаллимнәрдән күп нәрсә торуы хакында әйтте. Мөгаллимнәрне укыту эшендә нәзарәт тарафыннан нәшер ителгән, әзерләнгән китаплардан, программалардан файдаланырга чакырды.

Киңәшмәдә катнашкан Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат әфәнде дин җәмгыятьтә зур роль уйнавын һәм  дини гыйлем бирүне татарча алып бару кирәклегенә игътибар юнәлтте. Татар халкының дини традицияләрен, телен саклауда дин әһелләренең өлеше зур була алуын аңлатты.   

Ислам тикшеренүләре үзәге  баш белгече, психология фәннәре кандидаты Камил Насыйбуллов мәчет каршындагы курсларны тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды.

Шулай ук киңәшмәдә baytalhikma.ru – онлайн-мәдрәсә тәкъдим ителде. “Әлеге портал ислам мәгарифе өлкәсендә дини белем бирүне күзаллаган интернет чыганак булып тора. Бу интернет портал – видео дәресләр банкы. Әлеге видеоларны һәркем үзе теләгән вакытта ача, карый, тыңлый ала. Алга таба дистанцион рәвештә урта һәм югары һөнәри белем бирү дә ниятләнелә”, - диде “Әниләр” мәчете имамы, Bayt al-Hikma интернет мәдрәсә җитәкчесе урынбасары.

Киңәшмәгә килгән һәр мөгаллимгә “Хузур” нәшрият йорты тарафыннан  нәшер ителгән классик татар дин әһелләре  язган уку әсбаплары бирелде.

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/9965

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана