Бүген ТР Дәүләт Советының дүртенче чакырылыш, 43 нче утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов парламентка еллык Юлламасын җиткерде. Утырышка депутатлар, республика ведомстволары, предприятиеләре, учреждениеләре, иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, федераль хакимият органнары, республика ММЧ вәкилләре җыелды. Әлеге җитди рәсми чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты.
Президент Рөстәм Миңнеханов Юлламасы республиканың төрле өлкәләрен колачлады. Президентның бер сәгатьтән артык дәвам иткән чыгышы барышында республиканың социаль-икътисади үсешенә җентекле анализ ясалып, Татарстанны нәтиҗәле үстерү өчен максат һәм бурычлар куелды. Алга таба эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре итеп мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләрен үстерү, икътисадның инновацион үсеш юлын дәвам иттерү, энергия саклау сәясәтен яңа дәрәҗәгә чыгару, социаль, мәгариф һәм мәдәни-агарту белән бәйле бурычларны хәл итүдә дәүләт белән конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрне актив үстерү, читтә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм итү, җирле инициативаларга грант ярдәме күрсәтү, кадрлар резервының нәтиҗәлелеген күтәрү һ.б. аталды, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
Шулай ук Президент җәмгыятьнең рухи-әхлакый ягына да игътибар юнәлтте һәм дини өлкәгә кагылышлы фикерләрен җиткерде. “Татарстан өммәтен ныгыту, бердәм дини мәгариф системасын булдыру, кадрлар әзерләү, татар дини мирасын популярлаштыру максатыннан комплекслы чаралар күрүдә мөфтияткә ярдәм күрсәтү кирәк”, - диде ул.