ТР МДН 25 сентябрьдә Мөселман дини уку йортлары мөгаллимнәре конференциясен, 26 сентябрьдә мәчетләр каршындагы курслар мөгаллимнәре республика киңәшмәсен уздыра. Әлеге ел саен оештырыла торган чараларда 500гә якын мөгаллим катнашуы көтелә.
Мөгаллимнәр дини мәгариф өлкәсенә кагылышлы проблемалар, ниятләр хакында сөйләшәчәкләр. Шулай ук алар өчен мәдрәсәләрдә документ эшләрен алып бару өчен махсус өйрәтүләр уздыру каралган.
Конференция РИУда, киңәшмә “Казан” милли мәдәни үзәгендә уздырыла.