Таможня вәкилләре хаҗиларга кайгыртучанлык күрсәтә

23 сентябрь 2013 ел 11:15
Таможня вәкилләре хаҗиларга кайгыртучанлык күрсәтә

21 сентябрьдә ТР МДНдә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин республиканың таможня хезмәте вәкилләре белән очрашты. Очрашуда  “ДУМ РТ ХАДЖ” программасы җитәкчесе Руслан Нәфисуллин, Татарстан таможнясы башлыгы Альберт Мәүликов, аның урынбасары Максим Чмора, Казан аэропорты таможня бүлеге җитәкчесе Ленар Сәлимҗанов катнашты. Нәзарәт вәкилләре һәм таможня хезмәткәрләре хаҗиларга дәүләт чикләрен чыкканда булышлык күрсәтү, бу процессны уңайлырак итүгә кагылышлы мәсьәләләрне карадылар.

Мөфти белән очрашканнан соң таможня вәкилләре хаҗиларны озата баручы табиблар һәм төркем җитәкчеләре белән сөйләштеләр.  Альберт Мәүликов изге сәфәргә җыенучыларга таможня хезмәте үзенчәлекләре турында сөйләде, шулай ук табиблар юлга ала торган дарулар, медицина җиһазлары хакындагы сорауларга җавап бирде.

“ДУМ РТ ХАДЖ” программасы җитәкчесе Руслан Нәфисуллин әлеге чарага йомгак ясап:  “Төрле ведомстволар белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә без шактый мәсьәләләрнең чишү юлларын табабыз. Безнең хаҗиларыбызны кайгырткан таможня хезмәткәрләренә дә рәхмәтебез зур”, - диде. 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/9912

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана