Әтнәдә яңа мәчет ачылды

23 сентябрь 2013 ел 10:49
Әтнәдә яңа мәчет ачылды

21 сентябрьдә Әтнә районы Мамыш авылында 100 кеше сыйдырышлы яңа мәчет ачылды. Мәчет ачылышында  район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Сәгъдиев, нәзарәтнең дәгъват бүлеге хезмәткәре Тимергали хәзрәт Юлдашев, җирле хакимият вәкилләре, кунаклары, авыл халкы катнашты.

Тимергали хәзрәт мәчет ачу бәйрәменә җыелганнарны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исемннән сәламләде һәм ислам дине кыйммәтләре, мәчеткә йөрү мөһимлеге хакында вәгазь сөйләде. Шулай ук ул мәчет төзергә булышкын иганәчеләргә мөфтинең рәхмәт хатларын тапшырды.

Мәчет ачу бәйрәме җәмәгать намазы уку белән тәмамланды. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана