“Хузур” нәшрият йорты яңа проект - baytalhikma.ru дип аталган интернет мәдрәсәне эшләтеп җибәрде. http://www.baytalhikma.ru/ - ислам мәгарифе өлкәсендә дини гыйлем бирүче беренче интернет чыганак. Интернет мәдрәсә фәнни-укыту эшчәнлеген Коръәнгә һәм Пәйгамбәребез сөннәтенә таянып алып бара һәм мәлики, шәфигый, хәнбәли, хәнәфи мәзхәбләре өйрәтүләре аша аңлатмалар җиткерә. Төп темалар: “Коръән”, “Сөннәт”, “Ислам өйрәтүләре”, “Ислам хокукы”, “Тарих”, “Телләр”. Проектны Россиядә, Төркиядә, Мисырда, Иорданиядә, Согуд Гарәбстанында, Малайзиядә һәм башка илләрдә югары белем алган белгечләр гамәлгә куя. Биредә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Darulfikr.ru порталына нигез салган Әбу Али әл-Ашари һәм башкаларның лекцияләрен тыңларга мөмкин.
"Хузур" нәшриятының яңа проекты- интернет мәдрәсә эшли башлады
17 сентябрь 2013 ел 15:19
Соңгы яңалыклар
Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Корбан бәйрәме көннәрендә 500 аз керемле гаиләне корбан ите белән тәэмин итәчәк
07 июнь 2025 ел 12:41
Корбан бәйрәме паркларда һәм стадионнарда: Татарстан шәһәрләрендә һәм авылларда гаетне шәһәркүләм бәйрәмнәр дәвам итә
06 июнь 2025 ел 17:06
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


