“Мөселман яшьләренә ислам кануннарын һәм Россия законнарын, гомумкешелек принципларын үтәп яшәү зарур” - Айнур Әхмәтшин

13 сентябрь 2013 ел 09:40
“Мөселман яшьләренә ислам кануннарын һәм Россия законнарын, гомумкешелек принципларын үтәп яшәү зарур” - Айнур Әхмәтшин

12 Сентябрьдә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге “Мөселман яшьләр хәрәкәте: үсеш концепциясе һәм перспективалары” дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәрде. Яшь мөгаллимнәр, имамнар, мөселман волонтерлары, шулай ук “Сәләт” оешмасы вәкилләре катнашкан җыен күпсанлы түгел иде.

Конференциядә мөселман волонтерлары хәрәкәтен булдыру, хәйрия эшләрен җәелдерү, мөселман лагерьларен оештыру кебек мәсьәләләр каралды. Мөселман яшьләре тәҗрибә уртаклашты, фикер алышты.

Татарстан мөфтиятенең яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Айнур Әхмәтшин Татарстан өчен яшьләр сәясәте аерым урын алып торуын билгеләп үтте. Аның фикеренчә, яшьләр сәясәте белән актив шөгыльләнергә кирәклекнең сәбәбе яшьләрнең революцияләр, митингларда, сугышларда катнашуында һәм мондый хәлләрнең үзебезнең җирлектә булуын теләмәүгә барып тоташа.

“Без – мөселманнар, мәзхәбебез – Хәнәфи, милләтебез – татар, ватаныбыз – Россия”, - дип, ул, алга таба мөселман яшьләре хәрәкәтен үстерергә теләүләрен, мөселман яшьләрен уртак максатлар алдында берләштерү зарурлыгын билгеләп үтте. Мөселман яшьләре арасында волонтерлык хәрәкәтенең киң җәелдерелергә тиешлеген ассызыклады. Бүгенге көндә республикада шундый 13 отряд бар. Алар, акцияләр оештырып, татарларда инкыйлабка кадәр булган хәйрия эшчәнлеген торгызуга, кешеләрдә мәрхәмәтлелек тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә. “Безгә мөселман яшьләре сәясәтен булдырырга кирәк”, - дип, ул эшне мөселманнар өчен генә түгел, бөтен җәмгыять өчен алып бару зарурлыгын ассызыклады. Радикаль агымнардан, дини фанатизм һәм бозык гамәлләрдән ерак торырга чакырды. “Аллаһы Тәгалә алтын уртаклыктан барырга чакырды”, - дип, Айнур Әхмәтшин ислам кануннарын һәм Россия законнарын, гомумкешелек принципларын үтәп яшәү кирәклеген белдерде.

Алга таба мөфтиятнең яшьләр бүлеге республикадагы мөселман яшьләре оешмаларын бер хәрәкәткә берләштерергә һәм татар оешмалары белән берлектә эшләү максатларын куя. Мөселман яшьләре проектлар мәктәбен, балалар өчен лагерьлар оештыру һәм Татарстан мөселманнары яшьләренең уртак җыенын уздыру ниятләре дә бар.

Татарстан мөселманнары яшьләренең уртак җыенын уздыруга килгәндә, кабат велосипед уйлап табарга кирәк түгелдер. Чөнки инде ничә еллар дәвамында Казанда бөтен Россия яшьләрен берләштергән мөселман яшьләре фестивале эшләп килә. Бүген әлеге җыенны уздыру эшләрендә шактый тәҗрибә туплаган “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Төхвәтуллина мөселман яшьләре өчен лидерлар мәктәбен булдыру идеясенең яшәп килүен хәбәр итте. “Без Татарстаныбызда үз лидерларыбызны булдырырга тиешбез”, - дип, ул мөселман дидерлары мәктәбе башында нәкъ менә татарстанлыларның торырга тиешлеген билгеләп үтте.

Бүгенге очрашуда шулай ук республикада мөселман яшьләренең волонтерлык белән бәйле эшчәнлеге, аерым алганда, социаль, экологик, мәгърифәти волонтерлык белән шөгыльләнү мәсьәләләренә зур урын бирелде. Теге яки бу кешегә социаль ярдәм күрсәтеп кенә калмыйча, белемгә чакыру, дини кыйммәтләргә сакчыл караш тәрбияләү, сәламәт тормыш рәвеше алып баруга чакыру максатларын да куя яшь волонтерлар. Бу эшчәнлекне бигрәк тә авылларда, мәхәлләләрдә җанландырып җибәрергә телиләр. Бөгелмә шәһәрендәге волонтер отряды җитәкчесе Рөстәм Кәримов исә волонтер отрядларының яшьләрне ата-бабаларыбыз тоткан традицион Ислам дине тирәсендә берләштереп тора алуын әйтә. Татарстан мөфтиятенең ярдәм күрсәтү һәм хәйрия бүлегенең дә максатлары изге: күз уңында – мохтаҗлар, мескеннәр һәм ятимнәр. Балаларны тернәкләндерү һәм дәвалалауга акча җыю максатыннан, Корбан гаетендә кулдан эшләнгән әйберләрдән торган ярминкә уздырырга телиләр.

Бу урында “Ихлас” мөселман хәрәкәте җитәкчесе Нияз Закировның сүзләрен китерү урынлы булыр. Аның фикеренчә, чаралар даими үткәрелергә тиеш һәм анда күпме кеше катнашканлыгын белү дә кирәк. “Мөселманнар безнең барлыкны һәм оеша алганлыкны күрсен”, - диде ул.

“Татар-информ”, Римма Гатина

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана