10 сентябрьдә Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Кайбыч районында имамнар җыелышында катнашты. Рөстәм хәзрәт имамнарны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт исеменнән сәламләде һәм аларга дини эшчәнлек алып баруда уңышлар теләде. Моннан тыш ул җирлектә эшләүче дин әһелләренә имамлык вазыйфасын раслаучы шәһадәтнамәләр тапшырды.
Шәһадәтнамәләр районның барлыгы 15 дин әһеленә бирелде. Район имам-мөхтәсибе булып Дамир хәзрәт Гыйниятуллин расланды.
Чарада район хакимияте вәкилләре дә катнашты.