Мөфти Әлмәт районына эшлекле сәфәр кылды

04 сентябрь 2013 ел 09:45
Мөфти Әлмәт районына эшлекле сәфәр кылды

2 сентябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт районына эшлекле сәфәр кылды. Мөфти белән бергә аның урынбасары, мөфтиятләр буенча җаваплы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм ТР МДН аппараты җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә райондагы дини эшчәнлек белән танышты.

Камил хәзрәт Әлмәт районы башлагы Мәҗит Салихов белән очрашты һәм җирле хакимият белән район имамнары арасындагы хезмәттәшлек турында сөйләште.

Аннары мөфти Р.Фәхретдин исемендәге мәдрәсәдә булды. Биредә ул класслар торышын, хатын-кызлар һәм ир-атлар бүлекләрен карады, укыту тәртипләре белән танышты.Соңыннан мөгаллимнәргә мәдрәсәнең яңа директоры, тарих фәннәре кандидаты Марат хәзрәт Мәрданшинны тәкъдим итте.

Шулай ук Әлмәттә имамнар җыелышы үткәрелде. Әлеге җыелышта Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов район имам-мөхтәсибе вазыйфаларын башкаручы буларак билгеләнде. Мөфти аңар уңышлар һәм җирлектәге барлык мөселманнар белән актив эшләвен теләде. Моннан тыш Камил хәзрәт барлык имамнарны үзара аңлашып, бер булып дини эшчәнлек алып барырга чакырды.

Камил хәзрәт Әлмәтнең үзәк мәчетендә дә булды. Монда ул мәхәллә халкы белән аралашты.     

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана