Казанда Әхмәдһади Максудиның “Гыйбадәте исламия” дәреслеге кыргыз телендә басылып чыкты. Китап Кыргызстан Диния нәзарәтенең рәсми вәкиле Абдыкаар Таҗыбаев тарафыннан тәрҗемә ителде һәм бастырылды. Ул ике мөфтият: Татарстан һәм Кыргызстан арасындагы хезмәттәшлек нәтиҗәсе булып та тора.
“Гыйбадәте Исламия” - танылган татар галиме Әхмәдһади Максудиның классик басмасы. Әлеге китап мөселман уку йортларында уку әсбабы буларак кулланыла. Китапта Исламның биш баганасы турында җентекләп аңлатылган.