28 август көнне Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккашның «Матур язу нурлыйдыр күңелләрне» дип аталган шәхси күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәдә Коръән аятьләре һәм пәйгамбәрнең хәдисләре пыялага язылган шәмаилләр, Кол Галидән башлап Г.Тукайга кадәрге татар шагыйрьләренең шигъри юлларын сурәтләгән тугралар урын алачак.
Күргәзмә ачылу вакыты 16.00 сәгатьтә.