ТР МДН вәкилләре мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр җитәкчелегендә атна дәвамында республика мәдрәсәләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерә. Мәдрәсәләр эшчәнлеген карауда нәзарәтнең мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Руслан хәзрәт Таһиров һәм Айнур Йосыпов катнаша.
Кичә нәзарәт вәаилләре Чаллы шәһәрендәге “Ак мәчет” мәдрәсәсендә булдылар. Мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхивәлиев белән яңа уку елында дини гыйлем бирүне оештыру һәм методик әсбаплар турында сөйләштеләр. Шулай ук мәдрәсәгә кабул ителгән шәкертләр хакында сүз барды. Аннары мәдрәсә бинасы каралды.
Чаллыдан соң Рөстәм хәзрәт Түбән Камада имам-мөхтәсиб Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, 5 нче мәктәптә укучы балаларның ата-аналары белән очрашты. Алар белән хәзрәт ТР Иҗтимагый палатасы вәкиле һәм дин әһеле буларак яулык бәйләүгә кагылышлы мәсьәлә хакында әңгәмә корды.
Бүген нәзарәт вәкилләре Кукмара һәм Мамадыш мәдрәсәләренең яңа уку елына әзерлеген карыйлар.