Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 18-23 август көннәрендә Төркиягә эшлекле сәфәр кыла. 19 августта Татарстан мөфтие сәфәре кысаларында нәзарәт вәкилләре белән бергә элеккеге солтан сараенда урнашкан Төркиянең төп ислам музеенда булдылар. Биредә ислам дөньясының үзенчәлекле экспонатлары, пәйгамбәрләргә кагылышлы әйберләр саклана. Әйтик, Мөхәммәт Пәйгамбәрнең (с.г.в.) чәче, сакалы, аяк табаны эзе, Муса Пәйгамбәрнең таягы, Йосыф Пәйгамбәрнең чалмасы, 4 хәлифәнең кылычы. Биредәге тарихи, дини, шәхси әйберләр күп мөселманнарда зур кызыксыну тудыра.
Мөфтинең Төркиядә төрле дин әһелләре белән очрашулары билгеләнгән. Шулай ук Төркиянең дин эшләре буенча министры, профессор, доктор Мәхмет Гормез белән очрашуы көтелә. Әлеге чарада үзара тәҗрибә уртаклашу, хезмәттәшлек итүгә кагылышлы мәсьәләләр каралачак.