Иҗтимагый эшләр - нәзарәтнең өстенлекле юнәлеше

15 август 2013 ел 09:08
Иҗтимагый эшләр - нәзарәтнең өстенлекле юнәлеше

14 августта мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең урынбасары, иҗтимагый проектлар җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов белән нәзарәтнең социаль эшләре турында сөйләште. Илдар хәзрәт мөфтине наркотикларга һәм спиртлы эчемлекләргә бәйлелеккә төшкәннәрне тернәкләндерү мөселман үзәген ачуга әзерлек белән таныштырды. Әлеге үзәк Алексеевск районында булачак. Бу уңайдан хәзерге вакытта район хакимияте тәкъдим иткән бинага кагылышлы смета төзелә.

Шулай ук Илдар хәзрәт Лаиш районы хакимиятенең Зур Кабан авылында мәчет төзергә җир бирүен хәбәр итте. Әлеге төзелеш чыгымнарын күтәрергә теләк белдергән инвестор да бар.

ТР МДН Татарстан инвалидлар җәмгыяте белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Хәзер атнаның һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көнендә “Ярдәм” мәчете янындагы спорт мәйданчыгында авыр хәрәкәтләнүче инвалидлар футбол уйный ала. Әлеге уеннардан соң аларга мәчеттә мәҗлесләр үткәреләчәк.  Якын арада мөслимәләр өчен “Бизнес леди” дип аталган хатын-кызлар клубын ачу күздә тотыла. Илдар хәзрәт әйтүенә караганда, әлеге клуб актив мөслимәләрне иҗтимагый эшләргә җәлеп итү максатыннан оештырыла. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана