Бүген республикабыз мәчетләрендә Ураза бәйрәме вәгазе сөйләнде һәм гает намазы укылды. Төп бәйрәм чарасы “Кол Шәриф” мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында үтте. Биредә гает бәйрәме вәгазен һәм җәмәгать намазын Камил хәзрәт мөфти буларак беренче тапкыр алып барды.
Ураза бәйрәме – мөселманнар өчен бик шатлыклы, сөенечле көн, чөнки без Гает көнендә бер Аллаһы Тәгаләгә генә шөкер кылабыз, изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызга, укыган намазларыбызга, кылган изгелекләребезгә шатланабыз, сөенәбез һәм кабул булуына өметләнәбез. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә: “Санаулы (ураза) көннәрен тәмам итеп, сезгә тугры юл күрсәткәне өчен, Аллаһны олылагыз, шөкер итегез” (“Бәкара” сүрәсе, 185 аять), ди.
“Яңа гасыр” каналы ашы турыдан-туры эфирда күрсәтелү сәбәпле “Кол Шәриф”тә гает намазын җиденче яртыда үткәрергә билгеләнсә дә халык иртәнге дүрттән үк җыела башлаган иде. Мөселманнар җыелган арада Татарстан Коръән-хафизлары Изге китап аятьләрен укыдылар. Таң белән мәчеттән Коръән аһәңе агылды. Мөселманнарның күп өлеше мәчеткә сыймады, алар намазаларын “Кол Шәриф” янындагы мәйданда укыды.
Камил хәзрәт барча халыкны мөбәрәк Ураза бәйрәме белән котлады. “Газиз дин кардәшләрем! Гает фитыр, ураза бәйрәмебез барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булсын. Алдагы елларыбызда да ил-көннәребез, җан-тәннәребез тыныч һәм сәламәт булган хәлдә бәйрәмнәребезне шатлык белән күрергә насыйп булсын. Аллаһы Раббыбыз изге Рамазан аенда тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде”, - дип теләде. Вәгазендә күңелләребезне иманлы итеп, динебез кушканча гомер итәргә, якыннарыбызга, бер-беребезгә итәгатьле, мәрхәмәтле булырга, якыннарыбызны кайгыртып яшәргә чакырды.
Мөфтинең вәгазе тәмамланганнан соң җәмәгать белән гает намазы укылды. Намаз тәртипләрен Кол Шәриф мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов аңлатып үтте. Шулай ук ул халыкка үзенең бәйрәм котлауларын ирештерде.
Бүген “Кол Шәриф”тән кала республика мәчетләрендә гает намазы алтынчы яртыда башланды. Ә Казанның “Гаилә” мәчетендә ул тәүге мәртәбә үтте. Бүген Ураза бәйрәме көнне яңа мәчет ишекләре ачылды.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/9367