2 августта Питрәч үзәк мәчетендә мөфти урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Нияз хәзрәт Сабиров, дәгъват бүлеге хезмәткәре Тимергали хәзрәт Юлдашев Рамазан ае фәзыйләтләре, Кадер кичәсе һәм динебез кыйммәтләре турында вәгазьләр укыдылар. Чарада район имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Кучкаров һәм башка имамнар да катнашты. Бу көнне мәчет халык белән тулы иде. Вәгазьләр дә, РИУ каршындагы Коръән-хафизлар үзәге студенты Сөенов Сәетдаутның нәшедләр башкаруы, Төркиядән килгән кунакның Коръән укуы да җыелган халык күңеленә хуш килде. Ахшам намазыннан соң чарада катнашучылар Питрәчнең икенче мәктәбе ашханәсендә оештырылган ифтарга юнәлделәр.
Питрәчтә вәгазьләр укылды
05 август 2013 ел 11:18
Соңгы яңалыклар
Казанда танылган тренер Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча Идел буе Чемпионаты узачак
04 декабрь 2025 ел 10:36
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы



