Зәй районында рамазанда мәчет ачылуы көтелә

15 июль 2013 ел 13:21
Зәй районында рамазанда мәчет ачылуы көтелә

Зәй районы үзәк мәчетендә рамазан ае дәвамында ифтарлар, тәравих намазлары уздырыла. Мәчеткә җыелган халыкка уңайлы булсын өчен бирегә рамазан башлануга кондиционерлар куйдырганнар.  Бу уңайдан мәчеткә эшкуар Саматовлар булышкан.

Зәйдә рамазан аенда яңа мәчет тә ачарга җыеналар.  Район имам-мөхтәсибе Сәгыйть  хәзрәт Камалов хәбәр итүенә караганда, “Заготзерно” бистәсе мәхәлләсендә төзелгән яңа мәчет ачуга әзер.  Моннан тыш хәзерге вакытта “Түбән” мәхәлләдә яңа төзелгән мәчеттә бизәү эшләре бара. Бу иман йорты берникадәр соңрак ачылыр дип көтелә. “Мирный” бистәсендә исә яңа мәчеткә нигез салынган, хәзер аның диварлары корыла башлаган. Сармаш-Баш авылында  мәчет төзергә документлар әзерләнә, озакламый догалар укып аның нигезен салырга җыеналар.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана