ТР мөфтие Камил Сәмигуллин ифтарның төп кунагы булды.
Үзбәк кухнясы рестораннарының берсендә Иранның Казандагы Генераль консуллыгы татарстанлылар өчен ифтар уздырды. ТР мөфтие Камил Сәмигуллин һәм ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс Җиһаншин һәм аның тормыш иптәше – Россия мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә Җиһаншина ифтарның төп кунаклары булды. Шулай ук дин эшлекләре, галимнәр, ислам темасын яктыртучы журналистлар чакырылды.
Чара намаз укудан башланды. Мөфти Камил хәзрәт имам булды. Авыз ачканнан соң, Татарстан мөселманнары лидеры изге Рамазан ае һәм ураза тоту кыйммәтләре турында вәгазь сөйләде.
Мөфти озын җәйге көннәрдә уразаны Мәккә вакыты белән тотарга ярый дигән фикер белән чыгыш ясаган кайбер башкала имамнарына шелтә белдерде. “Бу дөрес түгел. Алар моны гаделсезлек диләр – без 19 сәгать ураза тотабыз, ә Мәккәдә бары 12. Ләкин бездә кыш көне ураза кыскарак, һәм әлеге галимнәр ураза вакытын озынайтырга чакырмый бит. Моннан тыш, Мөхәммәд пәйгамбәрнең бер хәдисендә фәрештәләр ифтарга кадәр Аллаһтан ураза тотучының гөнаһларын гафу итүне сорый, дип әйтелгән. Нигә соң шуның кадәр кадерле изге вакытны кыскартырга?”, - диде мөфти.
Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Рәсүл Багернежад Шаян җыелганнарны үз иленең Сириядәге, Палестинадагы, Бахрейндагы вакыйгаларга карата сәясәте белән таныштырды, АКШның империалистик сәясәтен тәнкыйтьләде. Ифтардан соң, кунаклар һәм оештыручылар төнге намазны-тәравихны укырга мәчеткә ашыктылар – ТР мөфтие чакырганча, изге Рамазан аенда гына укыла торган намазның кыйммәтләреннән файдаланып калырга кирәк.
«Татар-информ», Фәрит Шаһидуллин, 2 Август 2013