31 июльдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте журналистлар өчен ифтар мәҗлесе оештырды. Ифтарда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Батыр, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Нияз хәзрәт Сабиров һәм дин темасын яктыртучы журналистлар, кунаклар җыелган иде. Мәҗлес Камил хәзрәтнең Рамазан ае белән котлавы һәм изге ай фәзыйләтләре турында сөйләве белән башланып китте. Мөфти булып сайлануына 100 көн тулу уңаеннан журналистлар Камил хәзрәткә күп сандагы сорауларын бирделәр, үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Дустанә аралашу вакытында мөфти соңгы өч айда нәзарәт тарафыннан башкарылган эшләргә тукталды.
Корылтайдан соң иң беренче нәүбәттә мөселманнарның якты йөзен, яхшы ниятен күрсәтү ниятеннән социаль мәсьәләләргә игътибар юнәлтелде. Нәзарәт тарафыннан “Рамазан- изге гамәлләр ае” игълан ителде, аның кысаларында изгелек кылырга чакыручы роликлар эшләнде, төрле хәйрия акцияләре оештырылып килә. Аллага шөкер, башкалабызда сукырлар үзәге - “Ярдәм” мәчете ачылды.
Республикада беренче тапкыр мәдрәсә тәмамлаган һәм авылларга имам итеп билгеләнгән яшь имамнарга 180 мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Бу грантлар авылларга дин эшенә яшьләрне җәлеп итәр өчен бирелә. Алга таба да грантлар биреләчәк.
Мөфтият өчен динебезгә дәгъватлау, рухи мирасыбызны саклау һәм халыкка җиткерү иң мөһим эш санала. Шул нияттән нәзарәтнең “Хузур” нәшрияты булдырылды. Июнь уртасыннан эшли башлаган нәшрият Әхмәдһади Максудиның “Гыйбадәте исламия” дәреслегенең тулы яңа басмасын нәшер итте. Дини - тарихый мирас саналучы әлеге китап рус һәм татар телләрендә 20 мең данә тираж белән бастырылды. Әхмәтхади Макъсудиның “Мөгаллим сәни” китабы 20 мең тираж белән басылды. Моннан тыш кварталга бер тапкыр чыгачак “Шура” альманахының беренче саны әзерләнде. “Шура” 1908-1918 елларда мөфти Ризаэтдин Фәхретдин мөхәррирлегендә Оренбургта нәшер ителгән татарча айлык дини журнал була. 95 ел узганнан соң Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Шура”ны кабат бастыра башлый. Ул дин әһелләре өчен өстәл альманахы булыр дип көтелә. Анда бер квартал эчендә укыла торган барлык җомга һәм гает хөтбә-вәгазьләре кертелә. Шулай ук тарихи очерклар, борынгы китаплардан материаллар, дини мәсьәләләргә аңлатмалар урнаштырыла. Берничә көн элек кенә нәшрият Җәлил хәзрәтнең “Локман Хәким нәсыйхәтләре" дип аталган китабын нәшер ите. Шушы көннәрдә гакыйдә, әдәп-әхлак мәсьәләләренә кагылышлы тагын биш китап чыгарга тиеш.
«Хузур» нәшрият йорты яңа сайт Halalgid.ruны ачты. Halalgid.ru –Россиянең зур хәләл белешмәлеге. Алла боерса, август ахырында берничә сайт ачу көтелә.
Нәзарәт эшчәнлеге турында сөйләшү, дустанә аралашу Камил хәзрәтнең Ватаныбызга иминлек, бәрәкәт, халкыбызга, якыннарыбызга Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен, әҗер-савабын сорап дога кылуы белән тәмамланды.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/9246