"Кол Шәриф" мәчетенә тәравих намазына килгән мөселманнарга төнлә өйләренә кайтуны җиңеләйтү максатыннын Казан шәһәре хакимияте ике автобус бүлеп бирде. Алар ике юнәлештә йөриләр. Беренчесе Кремльдән Соцгородка, икенчесе Җиңү Проспекты ягына кайта.
Рамазанның соңгы 10 көнендә биредә тәравих намазан ТР МДНнең дәгъват бүлеге хезмәткәре Руслан хәзрәт Фәрхетдинов уздырачак.