Камил хәзрәт Германия кунаклары белән очрашты

24 июль 2013 ел 13:43
Камил хәзрәт Германия кунаклары белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Петербург диалогы” Россия һәм Германия җәмгыятьләре форумы вәкилләре, Германия дин белгечләре, публицистлары, журналистлары белән очрашты.

“Петербург диалогы” вәкилләре Татарстанга сәяси-дини-иҗтимагый вәзгыять белән танышырга килгәннәр. 2001 елда гамәлгә куелган “Петербург диалогы” Германия белән Россия арасында һәр өлкәдә хезмәттәшлекне, үзара элемтәләрне ныгыту юнәлешендә эшли. Шулай ук бу оешма җәмгыятьтәге мөһим проблемаларны өйрәнү, ике ил халкына хас үзенчәлекләр белән танышуны максат итеп куя.

Камил хәзрәт Германия кунакларына татар халкы, Татарстандагы дини эшчәнлек турында сөйләде, кунакларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирде. Кунаклар мөфтидән Татарстандагы дини уку йортлары, дәүләт белән нәзарәт арасындагы хезмәттәшлек, мәзхәбләр турында кызыксындылар. “Татарстанда бер мөфтият. Без татар халкының тарихый-рухи мирасына таянабыз. Республикада татарлар күп, мөфти дә татар, нәзарәт эшчәнлеге дә халык ихтыяҗына таянып алып барыла”, - диде һәм республикадагы ислам үсеше үзенчәлекләрен аңлатты. “Мөселманнар өчен аерым телеканал ачу көтелмиме?” - дигән сорауга “Без мөмкинлекләребезне яхшы аңлыйбыз. Бүгенге көндә нәшрият ачтык, дини китаплар бастыруга зур көч куябыз. Интернетрадио оештырабыз”, - диде. Шулай ук Камил хәзрәт Германия вәкилләрен РИУда белем эстәргә чакырды һәм нәзарәт тарафыннан нәшер ителгән Коръәннең “Казан басмасы”н бүләк итте.    

Чит ил вәкилләре үз чиратларында Камил хәзрәтне Германиягә кунакка чакырдылар һәм Германия тарихына багышланган китап бүләк иттеләр.

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/9154

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана