Нәзарәт ифтарлар оештыра

23 июль 2013 ел 15:56
Нәзарәт ифтарлар оештыра

Изге Рамазан дәвамында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте барлык теләүчеләр өчен ифтарлар уздыра. Рамазанның беренче көннәрендә нәзарәт хәзмәткәрләре ураза тотучыларга ифтар ашларын Казанның “Сөләйман” мәчетендә үткәрде. 19 июльдән башлап Серов урамында ачылган “Ярдәм” мәчетендә дәвам итте.

Һәр көнне “Ярдәм” мәчетенә 400ләп мөселман җыела. Ифтар 360 кеше сыйдырышлы зур ак шатырда һәм мәчет ашханәсендә оештырыла. Бирегә җыелучылар арасында сукырлар үзәгенә килгән күзләре начар күрүчеләр дә, шулай ук тәравих намазын укырга ниятләгән Казан мөселманнары да бар. Намазга кадәр теләгәннәр мәчет яны мәйданчыгында ял итә, футбол уйный ала. Балалар өчен махсус мәйданчык бар.

Шуны билгеләп узарга кирәк, Камил хәзрәт мөфти булып сайлангач, иҗтимагый эшчәнлек алып бару мөфтиятнең төп юнәлешләреннән берсенә әйләнде. Мөфти төрле очрашуларда, чараларда  мөселманнарны иҗтимагый эшләрдә үзләрен күбрәк күрсәтергә чакыруы да моны исбатлый. “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе, шулай ук мөселманнар өчен ифтарлар уздыру һәм башка чаралар иҗтимагый эшчәнлекне җанландыру булып тора.

“Ярдәм” мәчетендә ифтарлар рамазан дәвамында үткәрелә. “Безнең ишекләр барлык ураза тотучылар өчен ачык. Гомумән, ифтарлар республиканың  бөтен   мәчетләрендә диярлек оештырыла, мәхәллә халкы авыз ачуларга, тәравих намазларын укырга җыела ала”, - диде мөфтинең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана