"Ярдәм" мәчетендә тәүге җомга намазы укылды

19 июль 2013 ел 17:22
"Ярдәм" мәчетендә тәүге җомга намазы укылды

Бүген Татарстан дин әһелләре, рәсми вәкилләр, башкалабыз кунаклары һәм казанлылар катнашында Казанның Серов урамында урнашкан “Ярдәм” мәчете, күзләре күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен мөселман укыту-тернәкләндерү үзәге ачылды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин барлык җыелган халыкны рамазан ае, мәчет ачылышы белән котлады. “Бүген дүрт бәйрәм: күркәм рамазан ае, җомга көн, мәчет һәм мөмкинлекләре чикле булганнар өчен үзәк ачабыз . Аллаһы Тәгалә барчабызга изге гамәлләр кылып яшәргә насыйп итсен,  эшләребезне уң кылсын”, - дип, мәчет төзелешенә зур өлеш керткәннәргә рәхмәтләрен җиткерде.  Иң беренче чиратта ул Казан мэры Илсур Метшинга Коръәннең “Казан басмасы”н бүләк итте. Ә шушы мәчетне, үзәкне төзүдә зур тырышлык куйган урынбасары, “Сөйләйман” мәчете имам-хатыйбы  Илдар хәзрәт Баязитовка чапан бүләк итте. Шулай ук төзелешкә үз өлешләрен кертүчеләргә ТР МДНнең “Рәхмәт хатлары”н тапшырды.

Казан мэры исә кризис чорында, Универсиаданы үткәрергә җыена башлаган вакытта  шушы төзелешкә тотынуны искә төшерде. “Аллага шөкер, Ходайның рәхмәте, ярдәме белән кризис  та узып китте, акча да табылды, Универсиаданы да үткәрдек, мәчетебезне дә ачабыз. Нигезе нык булсын, укыган догалар кабул булсын”, - диде. 

Бүген яңа мәчеттә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт беренче җомганы уздырды, кич биредә тәүге тапкыр ифтар ашы үткәреләчәк. 

Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/9098

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана