20 июльдә, сәгать 12.00дә мөселман өммәте вәкилләре күренекле дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов каберенә таш урнаштырылу һәм танылган хәзрәтне искә алу уңаеннан “Әл-Мәрҗани” мәчете каршындагы “Мөселман зираты”на җыела.
Вәлиулла хәзрәт Якупов 2012 елның 19 июлендә фаҗигале төстә мәрхүм булды. Ресубликада, шулай ук аннан читтә ислам үсешенә зур өлеш керткән татар дин әһеле Казаннан Чаллы юнәлешенә бара торган юл боҗрасы янында урнашкан яңа мөселман зиратына җирләнде.