“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондына бүләк итеп электрүткәргечле инвалид коляскасы алып килделәр. Әлеге кыйммәтле бүләк инвалидларны тернәкләндерүдә кирәкле җиһаз булып тора. Колясканы мөфти урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов һәм “Ярдәм” фонды җитәкчесе Илһам Исмәгыйлов кабул итеп алды. Бүләк мөселман укыту-тернәкләндерү үзәгенә килүче мөмкинлекләре чикле булганнар файдасына булыр.
“Белгәнебезчә, Рамазан ае нәзарәт тарафыннан “Рамазан-изге гамәлләр ае” шигаре астында уза. Әлеге акциягә катнашучылар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә ярдәм кулы сузарга торучылар булуы сөендерә”, -диде Илдар хәзрәт.