«Хузур» нәшрият йорты 1917 елдан соң беренче тапкыр танылган татар дин әһеле Әхмәдһади Максудиның “Гыйбадәте исламия” дәреслегенең тулы яңа басмасын нәшер итте. Дини басма булу белән бергә тарихый мирас саналучы әлеге китап рус һәм татар телләрендә 20 мең данә тираж белән бастырылды.
“Гыйбадәте исламия” иң киң танылган дәреслек, бүгенге көндә дә мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә дини башлангыч белем бирүдә кулланыла. Бу китап хәнәфи мәзхәбенең фикх буенча күләмле хезмәтләре белән кыскача таныштыра . Китапта исламның биш баганасы турында җентекләп язылган.