10 июльдә Түбән Каманың Җәмигъ мәчетендә үткәрелгән ифтарга 760 ка якын кеше җыелды. Кичке намаздан соң ифтар ашы ир-атларга шатырда, хатын-кызларга исә мәчетнең үзендә әзерләнгән иде.
Ифтарга плов оста пешекче, 20 ел җәмәгать туклануы өлкәсендә эшләүче Әбдрешит Сабирҗанов җитәкчелегендә пешерелде.
Ураза тотучыларның авызын ачтыру, алар өчен ифтар ашлары үткәрү үзе бер саваплы гамәл. Шуңа күрә дә ифтар үткәрергә теләүчеләр шактый. Рамазанның бөтен көннәрен дә эшкуарлар бүлеп алганнар һәм ашатуга түләгәннәр. Шулай да изге эш кылырга теләүчеләр хәзер дә мәчеткә мөрәҗәгать итә алалар, чөнки бик күп авылларда ифтарлар үткәрәләр, аларга да ярдәм кирәк.