Бүген, төнлә Казанга Төркиядән 38 Коръән-хафиз килде. Төркия дин әһелләрен Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм нәзарәтнең халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге хезмәткәрләре каршы алды. Рөстәм хәзрәт кунакларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм аларның изге Рамазан аенда Татарстан җиренә килүләренә, дини эшчәнлек алып баруда теләктәшлек белдерүләренә рәхмәтен җиткерде.
Төркия Коръән-хафизлары рамазан ае дәвамында имамнарга ярдәмче буларак чакырылды. Алар мәчетләрдә тәравих намазларын алып барачаклар, Коръән укыячаклар.
Дин әһелләренең алтысы Чувашия, Ульян, Мари-Элда булачак. Икесе - Казан, калганнары республика районнары мәчетләрендә эшләячәк.