Зәкят һәм фитыр күләме

10 июль 2013 ел 12:40
Зәкят һәм фитыр күләме

ТҖ МДН голәмәләр шурасының  20 июньдә теркәлгән карарында зәкәт түләү өчен  нисаб күләме  - 120 000 сум, фитыр садакасы күләме быел - әгәр бодайга бәйләп санасак 50 сум, ә хөрмә вә йөземгә бәйләп санасак 300 сум дип теркәлгән. Кайсына бәйләп санарга икәнлеге фитыр садакасы түләүче ихтыярына калдырылган.

Сәхәрдән (Рамазан аендагы төнге аштан) туктау (имсак), ураза тота башлау вә иртәнге намаз вакыты керүне кояш чыкканчы 2 сәгать алда дип санарга кирәк. Ягъни, сәхәр вакыты кояш чыкканчы 2 сәгать алда тәмамлана. Ястү намазы вә тәравих намазы (рамазан аенда ястү белән витер-ваҗиб намазлары арасында укыла торган намаз) вакыты кояш батканнан соң бер сәгать утыз минуттан соң керә. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана