Бүген Әлмира ханым Әдиатуллина Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Халкыбызга хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде. Әлеге олуг бүләкне Әлмира ханымга 75 яшь тулуы уңаеннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тапшырды. “Халкыбызга хезмәт өчен” медале халкыбыз һәм динебез өчен кылынган олуг хезмәтләр өчен бирелә.
Киң танылган җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы мәдәният хезмәткәре, “Мөслимә” газетасы мөхәррире, Татарстан хатын-кызлары “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира ханым Әдиатуллинаны, шулай ук мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, урынбасар Илдар хәзрәт Баязитов котлады.
Әлмира ханым тумышы белән Башкортстан ягыннан. Ул Илеш районының Сәеткул авылында дөньяга килә. 1957 елдан Казанда, КДУның журналистика факультетында белем ала. “Азат хатын” (“Сөембикә”) журналында 30 ел эшли. Танылган каләм иясе пенсиягә чыккач та иҗат өлкәсен ташламый. 20 ел “Иман” мәркәзендә эшли һәм “Мөслимә” газетасын чыгара. Әлмира апа Рәшидә абыйтайдан дини гыйлем туплый, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлый.
“Милләтебез, динебез дип тырышып, эшләп йөрүемне менә шулай югары бәяләүләре өчен нәзарәткә бары тик рәхмәтлемен. Мөфтиебез дә, аның ярдәмчеләре дә ачык йөз белән каршы алдылар, яшь булсалар да күп тәҗрибә туплаган өлкән кешенең эшен күрә белүләре сөендерде. Хәзрәтләргә бары уңышлар телим”, -диде Әлмира апа хәзрәтләр белән очрашудан соң.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/8970