Бүген ТР МДНнең Хәйрия бүлеге хезмәткәрләре Казанның Дәрвишләр бистәсендә, Лесная урамы 1 нче йортта урнашкан балалар интернат-йортында булдылар. Биредә балалар өчен сабантуй үткәрелде. “Безне бәйрәмгә чакырдылар, үзебезчә аларның күңелен күрергә булдык. Бу йортта гадәти булмаган балалар яши. Аларның күбесе үзләре генә йөри дә алмый. Әмма нинди генә булмасын, бала кешенең һәрвакыт уйныйсы килә. Шуңа күрә без инвалид арбаларында утыручы сабыйларны да җәлеп итәрлек уеннар үткәрергә тырыштык. Үзебез белән аниматорлар, уенчыклар алып килдек”, - дип хәбәр итте хәйрия бүлеге җитәкчесе Ләйсән Дәүләтшина.
Шуны да әйтергә кирәк, һәр балага бәйрәм уңаеннан бүләкләр тапшырылды.