Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә Кувейт, Ливан, Мисырдан килгән кунакларны кабул итте. Йосыф Халит җитәкчелегендә килгән журналистлар белән сөйләшү бары гарәп телендә барды. Мөфти кунакларны Татарстан һәм нәзарәт эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Өйлә намазыннан соң Камил хәзрәт Казан мэры Илсур Метшин, Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов белән бергә “Мәрҗани” мәчете янында алып барылган төзелештә булды. Биредә алар мәчетне, мәчет яны юлларын төзекләндерү барышы белән таныштылар. Каюм Насыйри исемен йөртүче тарихи-милли һәм заманында бердән-бер сакланып калган мәчете булган урамны яңарту, Универсиадага әзерләү хакында сөйләштеләр. Иске татар бистәсенең дини-милли йөзен торгызуга кагылышлы сорауларны тикшерделәр.
Фоторепортаж: http://dumrt.ru/tt/node/8821