17 июньдә Кайбыч районы мөхтәсибәте Морза Бәрлебашы авылында “Вәгаз кичәсе” оештырды. Дини кыйммәтләребезне халыкка җиткерү максатыннан үткәрелгән чарада җирлектәге дин әһелләре, авыл халкы катнашты. Район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт җыелган халыкка якынлашып килүче Рамазан-шәриф аеның фазыйләтләре турында сөйләде.
Моннан тыш вәгазь сөйләү кичәсендә авылга яңа имам да сайланды. Хәзер Морза Бәрлебашында яңа имам - Рафаэль Зиннәтуллин, дип хәбәр итә мөхтәсибәт.