Чистайда җимерелгән мәчет тарихы барланды

18 июнь 2013 ел 09:26
Чистайда җимерелгән мәчет тарихы барланды

15 июньдә Чистай районы Татар Гаделшасы авылынде Рус география җәмгыятенең “Татарстанның изге урыннары” дип аталган проекты кысаларында беренче акция уздырылды. Чара җимерелгән “Сөләйман” мәчете урынында үткәрелде. Мәчет 1880 елда салынган булган.

Чарада Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, Чистай районы башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, район имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин, Рус география җәмгыятенең Чистай бүлеге рәисе Сергей Салеев, әлеге оешма әгъзасы,  “Нур” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Кыямов, Чистай епархиясе вәкилләре, авыл халкы катнашты.

Акциядә катнашучылар хәзер эшли торган мәчет янына җыелгач Аллаһыны зурлап тәкъбир әйтелде, аннары җимерелгән мәчет урынына мемориаль таш куелды.

Нияз хәзрәт авыл халкын сәламләп, җирлек тарихын өйрәнү, белү, рухи байлыкны саклау мөһимлеген ассызыклады. Ул чараны оештыручыларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт исеменнән Коръән тәфсирләрен бүләк итте. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана