Камил хәзрәт Финляндия галимнәре белән очрашты

11 июнь 2013 ел 16:36
Камил хәзрәт Финляндия галимнәре белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие  Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә Хелсинки университеты теологларын, Евангелия-лютеран чиркәве вәкилләрен кабул итте. Шулай ук фин татарлары лидеры Окан Дахер белән очрашты. Камил хәзрәт кунакларга Татарстанда дин үсеше, нәзарәтнең якын киләчәккә планнары турында сөйләде. Ул республикада 20 ел элек 14 мәчет булуын, бүген исә аларның саны 1500гә якынлашуын әйтте. Моннан тыш республикада 10 мәдрәсә һәм ислам университеты эшләве хакында сөйләде. Нәзарәтнең татар халкы дин галимнәре мирасын торгызу, яңарту максатыннан “Хузур” нәшрияты оештырылуына тукталды.  

Төрле диннәрне өйрәнүче 8 теолог Камил хәзрәткә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Аларны ислам өйрәтүләре белән бәйле теология мәcьәләләре дә кызыксындырды. Кунаклар Камил хәзрәтне игътибар белән тыңладылар һәм нәзарәттә узган җылы очрашу өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.

Финляндиядән килгән кунаклар Россия ислам университетында, К(П)ФУда да булырга җыеналар. 

Фоторепортаж встречи: http://www.dumrt.ru/node/8724

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана