10 июньдә Яшел Үзән районында актив мөселман хатын-кызларының җыелышы булды. Чарада Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте хезмәткәрләре, Мөселман хатын-кызлары берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина катнашты.
“Татар-информ” МА хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында Наилә Җиһаншина Яшел Үзән районы мөселман хатын-кызларының үткән елдагы эшчәнлек нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Шул ук вакытта ул районда актив команда эшләвен билгеләп үтте. Җыелышта мөслимәләр якын киләчәккә планнар кордылар, дип яза «Татар-информ».