ТР МДН балалар өчен бәйрәм уздырды

11 июнь 2013 ел 09:02
ТР МДН балалар өчен бәйрәм уздырды

10 июньдә “Рәйхан” кафесында “Апрель" мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәгенә йөрүчеләр өчен Балаларны яклау көненә багышланган хәйрия чарасы оештырылды. Әлеге чараны ТР МДНнең хәйрия, яшьләр бүлекләре, Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре комитеты, “Ярдәм” фонды үткәрде.

Кафеда балалар һәм аларның ата-аналары өчен бәйрәм программасы һәм табын әзерләнгән иде.

Чарада мөфтинең урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов та катнашты. Ул үзенең чыгышында иҗтимагый эшчәнлек алып бару нәзарәтнең төп бурычларыннан берсе икәнне билгеләп үтте. Ул бәйрәмгә килүчеләрнең барысына да рәхмәтләрен әйтте һәм аларга Аллаһы Тәгалә әҗер-саваплар бирсен, ярдәменнән ташламасын дип, теләде.

Бәйрәм программасын Татарстанның атказанган артисты Ренат Вәлиев әзерләде.   Чарада балалар клоун, фея кебек әкият геройлары белән бергә биеделәр, уйнадылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бәйрәм ахырында балаларга нәзарәт исеменнән бүләкләр өләшенде.

Ата-аналар балаларына бәйрәм ясаган өчен оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

Фоторепортаж: http://www.dumrt.ru/node/8709

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана