Мамадыш мәдрәсәсе укырга чакыра

10 июнь 2013 ел 09:00
Мамадыш мәдрәсәсе укырга чакыра

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Мамадыш мәдрәсәсе 2013-2014 нче уку елына шәкертләр туплый. Белгечләр әзерләү көндезге, кичке һәм читтән торып уку рәвешендә алып барыла.

Көндезге бүлеккә яше ундүрттән дә түбән булмаган егетләр алына. Шәкертләр мәдрәсә тулай торагында яшәү урыны һәм көненә өч мәртәбә ашау-эчү белән тәэмин ителә. Уку вакыты – өч ел. Урта белем алу исә Мамадыш шәһәренең икенче лицеенда алып барыла.

Кичке һәм читтән торып уку бүлекләренә хатын-кызлар һәм ир-егетләр кабул ителә. Яшь буенча чикләүләр юк. Уку вакыты – дүрт ел.

Мәдрәсәне тәмамлаганнан соң, шәкертләргә (квалификацион комиссия карары нигезендә) тиешле белгечлекләрен алу турында диплом бирелә.

2012 елда мәдрәсә вакыты чикләнмәгән лицензия – уку-укыту эше алып бару өчен бирелгән рөхсәт язуы алды.

Мәдрәсәдә якшәмбе көнне кечкенә балаларга да белем алу мөмкинлеге тудырылган. Ай саен Мамадыш районы авылларында эшләүче имамнар өчен дә курслар үткәрелә. Җәйге каникулда балалар өчен лагерь оештырыла. Мәдрәсәнең “Нәсыйхәт” исемле үз газеты да чыгып килә.

Мәдрәсәнең адресы: 422190 Татарстан Республикасы, Мамадыш шәһәре, М.Җәлил урамы, 8/28 нче йорт.

Телефоннар: +7 (855633-19-17, 89172802391 (Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин).

Электрон почта адресы: mamadysh-medrese@mail.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана