Җәй башыннан шәһәр-авылларда «мәчет яны» мөселман лагерьлары ачылды. Әлмәт шәһәре Р.Фәхреддин исемендәге Үзәк мәчет инде икенче ел 7-13 яшьтәге балалар өчен “Фатиха” мөселман әхлагын тәрбияләү курсларын оештыра. Әлеге курслар өченче июньдә башланды. Ун көнлек. Дәресләр иртәнге сәтать сигездән өчкә кадәр дәвам итә. Ике тапкыр ашау каралган.Укуларга 40 ир-бала килде. Өйлә намазына кадәр әхлак, ислам шәригате, иман нигезләре, пәйгәмбәребез тормыш юлына багышланган дәресләр булса, төштән соң, төрле уеннар, викториналар үткәрелә.
Әлеге курсларның төп максаты – үсеп килүче яшьләрнең әхлагын үстерү, ислам дине турындагы белемнәрен тагын да киңәйтү. Лагерьда бала ислам дөньясы, үзе кебек үк ислам буенча яшәүче яшьтәшләре белән таныша, алган гыйлемнәре ярдәмендә әхлагын тәрбияли.
Мөселман лагерьларын күпләр күңелсез, ялыктыргыч дип күзалдына китерә. Бары тик гыйбадәт кылу, шәригать кануннарын өйрәтүче лекцияләр белән чикләнелә дигән фикер йөри. Чынлыкта исә киресе күзәтелә: ислам динендә рухи як белән беррәттән, дөньяви гыйлемне үстерү, җәмгыятьтә файда китерерлек эш-гамәлләрнең санын арттыру, сәламәтлекне карап-кайгыртып тору – һәр мөселманның бурычы. Шуңа да лагерьларда футбол, татарча көрәш кебек төрле хәрәкәтле уеннар оештырыла, дип хәбәр итә Әлмәт мөхтәсибәте.