4 июньдә Мәскәүдә беренче тапкыр “Исламда суфыйчылык традицияләре: тарих һәм бүгенге заман” дип аталган түгәрәк өстәл уздырылды. Чараны Мәскәү мөселманнары һәм Үзәк төбәк Диния нәзарәте танылган дин әһеле Зәйнулла Рәсүловның тууына 180 ел тулу уңаеннан оештырды. Чарада Татарстан мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Буа мәдрәсәсе җитәкчесе Рәшид Маликов, танылган галим Хатыйп Миңнегулов, Казанның соңгы ишаны Гарифулла мулланың кызы Зөбәрҗәт ханым Мөхәммәтҗанова һәм башка дин әһелләре, галимнәр, кунаклар катнашты. “Түгәрәк өстәл”не Мәскәү һәм Үзәк төбәк мөселманнары диния нәзарәте, Чуашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов алып барды.
Чарада Нияз хәзрәт татарларның суфыйчылык тарихын өйрәнү мөһимлеген ассызыклады. “Чөнки тәсауф татар халкының гомуми тарихы, мәдәнияте белән бәйле. Безнең күп кенә галимнәр, дин әһелләре тәрикать әһелләре булганнар. Хәзер күпләр үзләрен суфый дип атый башладылар. Хак суфыйларны ялган суфыйлардан аеру өчен тәсауфны мәдрәсәләрдә үк укыту кирәк”, - диде ул.
85 яшьлек Зөбәрҗәт ханым әтисенә бәйле хатирәләрне яңартты. Совет заманында да дини кыйммәтләрне халкыбызга җиткерергә тырышкан суфый ишанның нәсыйхәтләре турында сөйләде. “Ишан булыр өчен бик күп тырышлыклар куярга кирәк. Мең шәкерттән берсе генә шундый дәрәҗәләргә җитәргә мөмкин. Аллаһы Тәгаләгә якынрак булырга тырышкан, иман белән күңелен сафландырган, нәфесен тәрбияли алган кеше генә ишан була ала”, - диде ул.
Чарада катнашучылар суйләшүгә нәтиҗә ясап, алга таба Россия һәм шулай ук чит ил галимнәре белән берлектә суфыйчылыкка багышланган фәнни-гамәли конференция уздырырга килештеләр.