Буа мәдрәсәсендә район мөхтәсибәте белән берлектә мәктәп яшендәге ир балалар өчен җәйге лагерь эшли. 3 июньдә ачылган ункөнлек лагерьга 20ләп бала йөри. Киләсе сменада кыз балаларны җыярга ниятлиләр. Лагерьда балаларны мәдрәсә хезмәткәрләре, җирлектәге дин әһелләре карый.
“Биредә балаларга Ислам нигезләре аңлатыла, әдәп-әхлак турында сөйлибез, шулай ук уеннар, экскурсияләр оештырыла. Балаларны рухи яктан тәрбияләү мөһим. Шуңа күрә, матди кыенлыкларга карамастан, менә шушындый җәйге лагерьлар оештыру бик кирәк. Балалар бездә иртәннән алып, кичке якка кадәр булалар, өйлә намазыннан соң таралалар, вакытлары бик файдалы үтә”, - диде Буа мәдрәсәсе җитәкчесе Рәшид Маликов.