Нәзарәт вәкилләре районнарда

30 май 2013 ел 15:19
Нәзарәт вәкилләре районнарда

29-30 май көннәрендә ТР МДН вәкилләре – мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, уку-укыту һәм фән бүлегенең өлкән белгече Айдар хәзрәт Карибуллин Теләче һәм Ютазы районнарына эшлекле сәфәр кылдылар.

29 майда Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Теләче имамнары белән очрашты һәм дин әһелләрен мөфти Камил хәзрәт исеменнән сәламләде. Ул район имамнары җыелышында имам-мөхтәсиб Исмәгыйл хәзрәт Фәләхиевка имам-мөхтәсиб вазыйфасын раслаучы шәһадәтнамә тапшырды. Бүгенге көндә Теләче районында 25 мәхәллә эшләп килә, шуның җидесен яшь имам җитәкли.

30 майда нәзарәт вәкилләре Урыссудагы “Фәнис” мәдрәсәсен тәмамлаучыларның диплом яклау чарасында катнашты. Шулай ук бу районда шәһадәтнамә тапшыру тантанасы булды. Ютазы районы имам-мөхтәсибе булып Марат хәзрәт Мәрданшин расланды. Аңар Камил хәзрәт исеменнән шәһадәтнамә бирелде. Ютазы районында 19 мөселман мәхәлләсе һәм бер мәдрәсә  исәпләнә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана